5 октябрь җир йөзендәге иң изге һөнәр ияләре – Укытучылар көне. Районның мәгариф учреждениеләрендә армый-талмый хезмәт куючы, һәркем күңеленә балачактан игелек орлыклары сибүче, белем илендә тәүге ачышлар ясатучы, акны-карадан, яхшыны-яманнан аерырга өйрәтүче педагогларыбыз һөнәри бәйрәмен билгели. Бәйрәм уңаеннан бүген районыбыз педагоглары өчен   зур бәйрәм тантанасы әзерләнгән иде. 

Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов хезмәтләрендә югары нәтиҗәгә ирешүче мөгаллимнәргә төрле дәрәҗәдәге дәүләт бүләкләре тапшырды.

Узган уку елында күркәм  юбилейларын каршы алган укытучыларны һәм тәрбиячеләрне район укытучыларының профсоюз оешмасы җитәкчесе Айрат Кәрамов тәбрик итте.

Һөнәри бәйгеләрдә югары күрсәткечләргә ирешкән мәгариф хезмәткәрләренә бәйрәм сәхнәсеннән тәбрик һәм котлау сүзләрен Актаныш муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Нурлыева ирештерде.